Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Афзал Шамов укулары – туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мәйдан: Яшь талантлар якташ язучының исемен лаеклы дәвам итә

Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә VII төбәкара Афзал Шамов укулары узды. Әлеге чарада үсеп килүче буынның ни дәрәҗәдә сәләтле, туган теленә гашыйк булуын күреп, чын күңелдән шатланып кайттык.

Рәзилә Хәйретдинова фотолары, «ЯҮ»

Афзал Шамов укулары – ялыктыргыч бер бәйге генә түгел. Ул чын мәгънәсендә күренекле язучының киң кырлы шәхес булуын яктыртучы, шул ук вакытта балаларның күпкырлы талантын ачучы әһәмиятле мәдәни-мәгърифәти чара. Быел ул инде җиденче тапкыр уздырыла.

– Быел икенче ел рәттән бәйгенең форматын үзгәрттек. Беренче тур читтән торып үткәрелде. Алты секция буенча эшләр кабул иттек һәм аларны тикшерү өчен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына юлладык. Барлыгы 176 эш арасыннан җиңүчеләр билгеләнде. Бүгенге бүләкләү тантанасында беренче урынны яулаган 36 эш авторы катнаша. Икенче һәм өченче урын алучыларга дипломнар юлланачак. Мин районыбызның һәр татар балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә нигезләмәне җибәрдем, катнашырга чакырдым. Әмма битараф калулары гаҗәпләндерә. Авыл баласын сәхнәгә чыгарып сөйләтүнең әллә ни авырлыгы юктыр дип уйлыйм, – ди укуларны оештыручы, 5нче гимназия директоры урынбасары Зөлфирә Сәлахова.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәдә – 31нче «Чишмә» балалар бакчасының «Йолдызлар» төркеме. Аларның чыгышын карап, сокланмый мөмкин түгел иде: балалар матур итеп биеде, җырлады, тапкырлыгын күрсәтте, хәтта «Шүрәле» әкиятеннән өзек тә сәхнәләштерде. Бәләкәчләрнең саф татар телендә сөйләшүе, үз-үзләрен иркен тотуы тамашачыларны аеруча тәэсирләндерде.

Аларны әзерләгән тәрбияче Гүзәл Зәйнуллина – чын мәгънәсендә үз эшенә бирелгән педагог. Балалар чыгыш ясаганда ул сәхнә читендә аларга көч биреп, ярдәм итеп торды. Шушы мизгелләрне күзәтеп тә бу остазның никадәр зур йөрәкле, үз һөнәренә гашыйк кеше булуын аңларга мөмкин иде. Нәни артистлар да сәхнәдә үзләрен бик иркен тотты, дулкынлану хисе бөтенләй сизелмәде.

Бәйгедә катнашкан балалар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, иҗади чыгышлар тәкъдим итте. Аларның һәрберсендә тырышлык, осталык, туган телгә мәхәббәт ярылып ята. Жюриның җиңүчеләрне сайлавы да юкка гына түгеллеген чыгышларны тыңлагач ачык аңлап була иде. Дипломнарын кулларына алган малай-кызларның шатлыклы күзләрен күрү – үзе бер зур куаныч.

Чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова да катнашты.

– Чыгышларны карап, чын күңелдән шатланабыз. Чөнки балалар бакчаларыннан ук мәктәпкә нинди әзерлекле, сәләтле укучылар килә. Моның өчен тәрбиячеләргә, укытучыларга күпме көч һәм тырышлык кирәк! Афзал Шамов – олуг шәхес. Ул беренче белемне Акъегет мәктәбендә ала. 1898 елда Заһидулла бай яңача укыту мәктәбе ача һәм Афзал Шамов башлангыч белемне шунда ала. Ул бу турыда үз истәлекләрендә дә язып калдырган. Бүгенге чараның шәһәр үзәгендәге татар гимназиясендә узуы – зур мәртәбә. Укучылар, сез барыгыз да җиңүчеләр, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Бәйгедә катнашучылар күренекле шагыйрьләр Рифат Сәлах һәм Ленар Шәех шигырьләрен дә яратып башкарды. Шагыйрьләр үзләре дә чарага кунак буларак чакырылган иде, алар яшь талантларга җылы теләкләрен җиткерде.

Күренекле татар язучысы, публицист, тәрҗемәче, редактор һәм җәмәгать эшлеклесе, татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Афзал Шамовның Татар Танае авылында туып-үскән якташыбыз булуы белән без аеруча горурланабыз. Аның исемен йөрткән укулар елдан-ел киңәя, балаларны туган телгә, әдәбияткә тартучы зур иҗади мәйданга әверелә.

Иң мөһиме – бу чара бер мөһим нәрсәне ачык күрсәтте: туган телен яраткан, иҗатка омтылган, сәләтле балалар үсеп килә. Димәк, телебез дә, мәдәниятебез дә ышанычлы кулларда. Киләчәгебез өметле.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев