Узган атнада Кемерово шәһәрендә милли көрәш буенча "Себер Кубогы"на традицион Бөтенроссия турниры булып узды.
Әлеге мәртәбәле ярыш монда ел саен оештырыла. Быел да турнир үз дәрәҗәсендә булып, анда 120 катнашучы бил алышкан. Әлбәттә инде, Россия күләмендәге ярышларга иң көчле һәм танылган көрәш осталары җыела. Мондый ярышка эләгү бәхетенә ирешеп, җиңелеп кайтсаң да үкенерлек булмый. Әмма бер спортчының да җиңеләсе килми шул.
Бу турнирга Татарстанның да җыелма командасы барган. Алар арасында Яшел Үзәннең горурлыгы булган, ничә еллардан бирле сабан туйларында абсолют батыр исемен яулаган, Россия һәм Татарстан күләмендәге ярышларның призеры, җиңүчесе, ике тапкыр "Урал Кубогы" иясе һәм башка бик күп титулларга ия булган Фирдүс Зәйнуллин һәм Карагуҗа батыры һәм шулай ук кече яшьтән көрәш мәйданнарында җиңү яулаган Илмир Камалиев булу һәммәбезне бик куандырды. Аларның икесе дә юкка гына команда составына кертелмәгән. Бу турнирда да алар республика ышанычын аклап, алтын медаль алып үз исемнәренә тугры калып кайтты.
Әйткәнебезчә, "Себер Кубогын" ярышларында бер селтәнүдә җиңү яулау мөмкин эш түгел. Шулай да, кайвакыт җиңүне минутлар хәл итә. Фирдүс Зәйнуллин, мәсәлән, 100 килограммнан авыррак булган көрәшчеләр категориясендә финалда бар кешене шаккаттырган. Ярышның беренче яртысында ул Красноярскидан килгән 180 килограммлы алыпбатыр Артем Корзунга 1:5 исәбе белән оттырган. Ә менә икенче яртысында, көтмәгәндә һәм уйламаганда Фирдүс җиңелмәс Корзунны егып салган. Өметләр өзелде дип торганда гына Фирдүс көндәшен чиста җиңүгә ирешкән. Чын көрәшчеләр шундый булалар да инде алар!
Ә Илмир Камалиев 60 килограммга кадәр авырлыктагы 27 көрәшче арасында бөтен көндәшләрен чиста җиңү белән җиңә һәм шулай ук алтын медальгә лаек була. Нәтиҗәдә Татарстан командасы өч алтын һәм өч көмеш медальгә лаек булган.
"Себер Кубогы" ярышлары мастерлык турниры булып санала, димәк, бу егетләр Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булачак. Котлыйбыз!
Фирдүс Зәйнуллин (тумышы белән ул Олы Карагуҗадан, хәзер Осиновода яши һәм спорт мәктәбенең тренер-укытучысы) бу җиңүендә остазы һәм шулай ук якташы Фәрит Шәйхетдиновка, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинга бик рәхмәтле булып кала. Нинди генә ярыш булмасын, алар өчен көч, чыгымнар һәм остазларның ярдәме һәм яклавы таләп ителә. Команда никадәр генә көчле булмасын, аларга кирәк вакытында көч биреп торучы кирәк. Илмир Камалиев хәзер Казанда яшәп, шунда эшләп, "Ак Барс" спорт сараенда шөгыльләнсә дә, кече яшьтән үк Яшел Үзән спорт көрәше мәктәбе филиалында остазы һәм әтисе Илшат Камалиев кул астында көрәш серләренә өйрәнде, гел ярышларда сыналып җиңү яулады. Афәрин егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев