Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җаегыз чыкса, Вадим Захаров концертын тамаша кылыгыз әле

#әйтәмәле

Җырчылар күп хәзер, җаның кайсын тели, шуңа бара аласың, сайлау мөмкинлеге зур. Шулай да, җаегыз чыкса, Вадим Захаров концертын тамаша кылыгыз әле. Аңа Татарстанның халык артистын юкка гына бирмәгәннәр, ул бу дәрәҗәле исемгә чынлап та лаек. 

Сәхнәдә микрофон күтәреп зерә вакыт уздырып йөрүчеләрдән түгел. Һәр җыры йөрәккә үтеп кереп, күңелне айкап чыгара торган. Мәгънәле, тыңлап туймаслык, елата да, уйландыра да, көлдерә дә. Балачакка алып кайтып, яшьлек елларын искә төшерде.

 Әнисе турындагы җырларны, гомумән, күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел.

Сәхнә буйлап маймыл кебек сикереп түгел, ә җырлары белән халык күңелен яулаган җырчы ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев