Ачыктан-ачык талыйлар
Ялганчылар турында язуыбыз стенага борчак аткан кебек кенә
Кәкре каен
Мошенниклар ник артмасын, ышанып торучылары булганда. Аларга «бизнес»ларын алып барырга бөтен шартлар бар. Хәтта предприятиеләрне тезләндерә алалар.
- Васильеводагы бер акционерлык җәмгыятенең, мәсәлән, мошенниклар Интернет һәм электрон почта аша шикәр комы сатабыз дип алдап,1 миллион сумга якын акчаларын үзләштергән.
- Декрет ялында утырган 32 яшьлек хатын-кыз исә банк картасындагы мошенниклык гамәлләрен бетерергә кирәк дигән тәкъдим белән шалтыратучыга ышанган, үзе банкка шалтыратып азапланмаган. Нәтиҗәдә, җайлы гына 72 мең сумыннан колак каккан.
- 65 яшьлек пенсионер ханым 483 меңеннән язган. Аны санкцияләнмәгән акча алуны туктатабыз дип алдаганнар. Зыян күрүче акчасын банкның онлайн кушымтасы аша билгесез зат күрсәткән исәп-хисапка күчергән.
- Ә менә 52 яшьлек яшел үзәнлене 46 яшьлек ир, йорт төзим һәм машина сатам дип алдап, төп башына утырткан. Нәтиҗәдә, ул аның 3 600 000 сум акчасын урлаган. Оят та юк кешедә, намус та.
Шуңа күрә теләсә нинди шалтыратуларга ышанып, буш кесә белән утырып калучылар арта. Таныш булмаган кешеләр белән эш итәргә ярамый бу заманда. Ялганларга һәм ачыктан-ачык таларга гына торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев