Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык һавадагы «Туган авылым» музее хайваннары кар сезонын каршылап, кышкы «фатирларга» күчкән һәм акрынлап салкын көннәргә җайлаша

***

- Күптән түгел бездә матур ак аккош үз урынын тапты. Ул җәрәхәте аркасында җылы якларга очып китә алмады. Аккош та җылы бүлмәгә урнашты. Су әле катмаган һәм ул үзенең йөзүче иптәшләре белән рәхәтлә. Бездә яшәүче башка кошлар һәм хайваннар тәмле күчтәнәчләр алып килергә яратучы кечкенә кунакларны көтә.
Кыш көне музей территориясендә шугалак ясарга ниятлибез. Сез безгә экскурсиягә килеп тимераякта шуарга теләр идегезме? Ә соңыннан яңа пешкән камыр ризыгы белән тәмле чәй эчәргә? – дип яза директор Миңдамир абый Камалетдинов.

Чынлап та, бик кызыктырдыгыз әле, түземсезлек белән кыш килүне көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев