Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык фикер алышуларда катнашу өчен теркәлү кирәк

1 сентябрьгә кадәр мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен ачык тыңлауларда һәм җитәкчелекләрдә катнашу өчен теркәлү ачылды

Чираттагы гавами тыңлаулар 2019 елның 12 сентябренә планлаштырылган.Татарстан Республикасы буенча Россия УФНСы квартал саен   мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм җитәкчелек буенча ачык фикер алышулар үткәрә.

Чараларны уздыру графигы нигезендә 2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 2019 елның 12 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Четаев ур., 18А йорт адресы буенча фикер алышу планлаштырыла (Чистай урамы ягыннан керү, 8 нче уку бинасы, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ).

Темасы: "2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы салым органнарының хокук куллану практикасы мәсьәләләре. Хезмәт күрсәтү өлкәсенең 2019 елның 1 июленнән онлайн-кассага күчү нәтиҗәләре. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллану буенча актуаль мәсьәләләр.

Идарәнең элемтә өчен җаваплы, халык алдында фикер алышуны үткәрү, координацияләү һәм оештыру ягыннан тәэмин итү өчен җаваплы зат, салым түләүчеләр белән эш бүлеге җитәкчесе Каюмова Гөлфия Илдар кызы, тел.8(843)235-13-70.

Ачык фикер алышуларда катнашучыларны алдан теркәү мәҗбүри һәм кушымта нигезендә форма буенча башкарыла.  Тәкъдим ителгән тематика һәм теркәлү формасы буенча сорауларны 2019 елның 1 сентябренә кадәр e-mail электрон почтасына юлларга мөмкин: g.kayumova.r1600@nalog.ru. Чарага әзерлек барышында алынган сорауларга җаваплар аны үткәргәндә гомумиләштерелгән рәвештә биреләчәк.

РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев