Олы Шырдан китапханәсендә «Беренче тамчылар» диеп аталган шигырь сөючеләр түгәрәге эшләп килә. Аның укучылары төрле шигырьләр иҗат итә. Менә шул түгәрәкнең талантлы шигырь язучысы Наҗия Хәсәнованың Тукайның 130 еллык юбилеена язган шигырен сезгә тәкъдим итәм.
Мөслимә Каюмова,
Олы Шырдан китапханәчесе
Мәңге яши Тукай күңелләрдә
Йөз утыз яшь тулды сиңа, Тукай,
Һәйкәлеңдә - чәчәк бәйләме.
Үлсәң дә син, мәңге исән төсле,
Шигырьләргә үрелеп-үрелеп бара
Синең гомереңнең бәйрәме.
Мәңге яши Тукай күңелләрдә,
Бар галәмне нурга тутырып.
Язлар килә синең исемең белән,
Шигырь бәйрәменә әверелеп.
Һәйкәлеңдә чәчәк бәйләмнәре,
Халкың сөя сине, ярата.
Үлгәнче син үксез бала идең,
Бүген һәр йорт саен ана-ата!
Яңа гына туган сабыйларга
Бишек җырларыңны көйлибез.
Зур сәхнәдән татар гимны итеп
«Туган теле»ңне без җырлыйбыз.
Синең даның еракларга китте,
«Тукай» - диеп өзелеп торабыз.
Су анасы, Шүрәлеләреңне
Зур сәхнәләрдә без күрәбез.
Яшә, Тукай, яшә, мәңге үлмә,
Син яшәсәң, без дә яшәрбез.
Балаларның тел ачкычы бит син,
Олыларның күңел җәүһәре.
Наҗия Хәсәнова.
Олы Шырдан
Яшәү яме нидә?
Укучылар сорау биргәч,
Мин беркавым уйга калдым.
Тел төбемне аңларсыз дип,
Шигырь юлларына салдым.
Балаларга моңа кадәр
38 ел белем бирдем.
Һәр дәрескә дулкынланып,
Олы хисләр белән кердем.
Сабыйларның күңеленә
Туган телдә сукмак салдым.
Хезмәтемнән, милләтемнән
Мәңге бетмәс илһам алдым.
Тырышлыгым юкка түгел:
Зур үрләрне яулый бардым.
Кирәк чакта дусларыма
Терәк булып кала алдым.
Гаиләдә ике бала.
Янәшәдә пар канатым.
Өебездә һәрчак якты,
Пешерергә бик яраттым.
Ә ял иткән минутларда
Хисләремне көйгә салам.
Мине белгән һәр кешегә
Бәхет, саулык теләп калам.
Зөмәрә Миндибаева,
17нче мәктәп укытучысы
Яз килә
Урамнарда карлар эри,
Елгалар шаулап ага.
Кошлар кайта җылы яктан,
Умырзая чәчәк ата.
Кояшның җылы нурыннан
Табигать яшелләнә.
Туган илемнең җирләре
Ал чәчәккә күмелә.
Назлы гына йомшак җилләр
Назлап исә таңнарда.
Матур минем туган илем,
Бик бәхетле мин шуңа.
Биш диңгезне назлап кочкан да,
Балкып тора Казан ерактан.
Сәйдәш моңы, Тукай җыры белән
Маяк булып балкый Татарстан.
Равия Садретдинова.
Яшел Үзән
Нет комментариев