Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачасыр мәктәбендә укучыларга «Ныклы гаиләне ничек булдырырга. Әтиләр һәм Әниләр көне» дигән дәрес үткәргәннәр

Ныклы гаилә – һәр кеше өчен әһәмиятле төшенчә.

Яклау һәм кайгырту, ярдәм һәм хөрмәт, мәхәббәт һәм үзара аңлашу – гаиләдәге ныклы мөнәсәбәтләрнең нигезе. Балаларда иминлек, үзеңә һәм иртәгесе көнгә ышаныч хисе тәрбияләүдә ата һәм аналарның роле аеруча зур. Әти – гаилә башлыгы гына түгел, ярдәм итәргә һәм якларга әзер булган кеше дә. Ә әни – өйдәге җылылыкны, рәхәтлекне, тынычлыкны тудыручы һәм саклаучы фәрештә.

Әтиләр һәм Әниләр көне уңаеннан, Олы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбендә гаилә кыйммәтләренә багышланган дәрес үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев