Абсолют чемпион!
Бу көннәрдә Чабаксарда узган пауэрлифтинг буенча Идел буе федераль округы чемпионатында яткан килеш авырлык күтәрүдә Васильево кызы Ольга Лаврентьева искиткеч чыгыш ясады.
Үзенең 52 килограммы белән Ольга 57 килограмм авырлыктагылар категориясендә көч сынашты. Нәтиҗәдә: 72.5 к г- 77.5 кг - 80 кг!
Бу хатын-кызлар арасында лаеклы беренче урын һәм абсолют чемпион дигән сүз!
Якташыбызны җиңүе белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев