Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әбри Хәбриев: «Миңа бик күп тапкыр хыянәт иттеләр, дуслыгыбыз белән файдаландылар»

Әбри Хәбриев белән озын-озак әңгәмә корырга була. Төрле темаларга сөйләшеп, фикер алыштык. Әбринең матур итеп чын татар телендә сөйләшүе ошады. Күп очракта әңгәмәдәшләр татарчалы-русчалы сөйли. Әбри үзе дә: «Яшәешем белән татар телен саклауга өлешемне кертәсе иде», - ди.

— Сиңа карата кылынган, әле һаман да син оныта алмаган рәнҗешләр бармы?

— Бар, бар. Вакыт дәвалый, диләр. Юк, бу ялгыш фикер. Вакыт дәваламый. Бары тик ул кыенлыкларга, кылынган явызлыкларга, сиңа карата булган китекләргә җиңелрәк карарга өйрәтә. Син үзең аларның булуына ияләшәсең. Булган, булган инде. Хәзер психланып нәрсә үзгәртәсең инде?!

— Алар яныңда йөргәлиме? Аралашасызмы?

— Йөри, йөргәли. Кем беләндер аралашмыйм, кемнәндер читтә торырга тырышам. Әгәр дә кайчандыр миңа начарлык кылган кеше мин барасы җиргә килә икән, мин ул җиргә бармаска тырышам. Миңа бик күп тапкыр хыянәт иттеләр, дуслыгыбыз белән файдаландылар. Күп кешенең дуслыктан файда аласы килә. Ә син, юләр, аңа ышанып: «Кара, әйбәт кеше бит бу», — дип йөрисең. Бер вакытта ул үзенең медален борып куя.

— Кешеләргә ышанырга ярамыймы?

— Мин хәзер, гомумән, кешеләргә ышанмыйм.

— Алай яшәве авыр түгелме соң?

— Юк, киресенчә, җиңел. Син беркемгә дә өмет багламыйсың, кешеләрне үзеңнән дистанциядә тотасың. Беркем белән дә артык бәйләнешкә керергә, хисләреңне, серләреңне сөйләргә ярамый. Җиңелрәк, чын. Хәтта якын кешең дә ике дә уйламыйча сиңа начарлык кыла ала. Гомер буе синең белән дус булган кеше дә билгеле бер мизгелдә аркаңа пычак кадарга мөмкин.

Элегрәк бу әйбергә мин ышанмый идем. Бөтенесе сине хөрмәт итә, ярата, имеш… Бу алай түгел.

— Бәлки кеше шушы авырлыклар аша үтәргә тиештер дә?

— Тиеш, чөнки шулай гына син тормышның аллы-гөлле булмавын аңлыйсың, тәҗрибә туплыйсың. Әгәр дә син оптимист икән, шушы тәҗрибәне туплавыңа, ныгуыңа, чыныгуыңа шатланачаксың.

— Сине алдаган кешеләргә нәрсә дисең? Алар белән талашасыңмы?

— Якын дусларымның берсе Айрат: «Әгәр кеше тормышыңнан китәргә тели икән, китсен», — ди. Димәк, ул китәргә тиеш, аны тотарга кирәкми.

— Гафу итеп, соңыннан янә алданганың бармы?

— Алай гафу үтенеп килгәннәре юк. Мин ул кешеләргә начарлык теләмим, чөнки тормышта бумеранг дигән матур кагыйдә бар. Алар иртәме, соңмы, барыбер үз әҗерләрен алачак. Үз тормышларында булмаса, алардан соң килгән буында әлеге явызлык чагылачак. Яки ул кеше, балаларының, туганнарының азаплануын күреп, үзен-үзе тиргәп, авырлыкта яшәячәк. Син кешегә нәрсә телисең, шул үзеңә кире әйләнеп кайта. Аллаһ Тәгалә барысын да күреп, белеп тора. Шуңа күрә кешегә начарлык теләп, аңа рәнҗергә кирәкми.

— Син тиз кызасың, әйеме?

— Тиз кызам, әйе. Мине кыздырсалар, хәтәр булырга мөмкин.

— Бу синең кимчелегеңме?

— Юк, бу кимчелек түгел. Миндә дүрт төрле холык яши: сангвиник, меланхолик, холерик һәм флегматик. Кирәк вакытта кырыс та була беләм. Социаль роликлар, драмалар карасам, рәхәтләнеп, үкереп елый да алам. Романтик кеше дә мин. Шулай ук төшенкелеккә дә биреләм. Кыскасы, төрле булам.

— Шушы холыкларның үзгәрүе нидән тора? Мәсәлән, син иртән уянасың да холерик булуыңны аңлыйсыңмы?

— Юк, һәр көнне аек акыл белән уянырга кирәк, тик кайвакыт йоклар алдыннан кәефеңне төшерүләре мөмкин. Һәм әлеге кәефсезлек өч-дүрт көнгә сузыла ала. Яисә, мәсәлән, «Минем заманам» киносын төшергәндә, миңа депрессиягә бирелгән герой ролен уйнарга кирәк иде. Шушы фильмда уйнар өчен айлар буе депрессиядә йөрдем.

— Тукта, ә хатының? Син депрессиядә булгач, аңа бер дә җиңел булмагандыр.

— Ул вакытта гаиләдә аңлашылмаучанлыклар, конфликтлар булды. Әмма без шушы авырлыкларны ерып, җиңеп чыктык. Әгәр чыгырымнан чыгармасалар, өйдә мин күбесенчә ачык, бала җанлы. Аллаһка шөкер, гаилә белән депрессиягә бирелеп, ике көннең берендә ачуланышып яшәгән юк.

— Хатының Гөлчәчәккә карата ачуың кайчан чыга?

— Төрле очрак була, төгәл генә әйтә алмыйм. «Хатыным менә болай эшләгәндә, һәрвакыт ачуым чыга» дигән билгеле бер кагыйдә юк. Мәсәлән, хатын-кызларның күбесенә хас әйбер: әгәр мин эшкә биреләм икән, мине эштән бүлдергәннәрен яратмыйм. Эш атмосферасын бозарга ярамый.

Хәзер хатыным ияләште инде. Еллар узган саен, бер-береңне күбрәк аңлыйсың. Хатыныма бер-ике тапкыр мине эштән бүлдерергә ярамаганны аңлатканнан соң, комачаулаганы юк. «Эшең беткәч, килерсең», — ди хәзер.

— Үзеңә карата син таләпчәнме?

— Мин үземне телевизордан карарга яратмыйм. Һәрбер чыгышымнан хата, гаеп табам. Тавышымны яратмыйм, ул миңа ошамый. Әмма миңа бу өлкәдә эшләү, иҗат итү ошый. Әгәр мин сөйләгәннән тамашачы көлсә, алкышласа, ләззәт алам. Тик, әйткәнемчә, безнең тамашачы уйларга яратмый, җиңеллекне ярата. Менә хәтта шул ук «плюсовка»ларга килгәндә, радиода эшләгәндә, җырны тыңлыйсың-тыңлыйсың һәм кайсы секундында сүзләр ничек җырланганын, җөмләләрнең кайсы урында башланып, кайсы урында тәмамлаганын беләсең, сизәсең. Концертта да шушы ук җыр. Әйтерсең лә син һаман да радио тыңлап утырасың. Ә җыр төрле вакытта төрлечә башкарылырга тиеш. Бер җырны 20 төрле итеп җырлап була.

— Туры сүзле булгач, сине яратып бетермиләрдер?

— Мин туры сүзле, әйе. Артистларга да туры бәреп әйтә алам, шуңа күрә күбесе мине яратып бетерми. Аларны кайчак төзәтеп, тәнкыйть утына тыгам, чөнки мин сәхнә телен өйрәнгән кеше. Дүрт ел дәвамында Казан мәдәният һәм сәнгать институтында сөйләм телемне камилләштердем. Әле һаман да аңламаган басымнар, сүзләр булса, укытучым Илсөяр Илдусовнага шалтыратам, аның белән киңәшләшәм. Ә безнең эстраданың 95 проценты сөйләшә белми. Алар татарча җырлыйлар да, сәхнә артына чыккач, рәхәтләнеп русча «сиптерәләр». Әле акчалырак, әти-әниләре бай булганнар җыр сатып алалар да, матур кием табып, клип төшерәләр, танылган җырчы булалар. Ә чын мәгънәсендә үзенең хәләл акчасын укуына, костюмнар алуга, яхшы мәгънәле җырлар туплауга сарыф иткән, гомеренең 10-15 елын белем алуга багышлаган моңлы тавышлы профессиональ артистлар төшеп кала яки бик авырдан күтәрелә.

— Бу гаделсезлекме?

— Бернәрсә белән дә үзгәртелә алмаслык гаделсезлек бу, Алинә. Буынның алмашынуы кирәк. Әлегә моңа күнеп яшәргә генә кала.

— Син җырчымы, юмор остасымы? Кем син, Әбри Хәбри?

— Курыкмыйча әйтә алам: мин күпкырлы артист. Күпләр: «Син җырчы түгел», — дип әйтә. Нигә әле мин, Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган, мәдәният институтында вокалын да, сәхнә телен дә, хореографиясен дә яхшылап укыган кеше буларак, җырламаска тиеш? Ә ниндидер төзүчелек университетын тәмамлаганнар сәхнәдә чыгыш ясый. Филүснеке, Ришатныкы кебек моңым, Фирдүснеке кебек яңгырап торган, харизматик тембрым булмаса да, җырлыйм. Үз стилем, тавышым, тембрым бар. Нигә җырламаска? Мин калганнардан ким әллә? Киресенчә, мин алардан өстенрәктер дә. Бу сүзләр мактану буларак яңгырамасын.

Әбри Хәбриев (Данияр Галимулла улы Хәбриев) Биектау районы Мүлмә авылында 1984 елның 9 июлендә туган. 2000-2005 елларда Әбри Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы профессиясен үзләштерә. 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Бүгенге көндә хатыны Гөлчәчәк белән бер малай һәм бер кыз үстерәләр. Кызлары Камилә, уллары – Дамир.

(Кыскартып алынды)

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев