Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әбием бүләге (редакциягә килгән хат)

Көз җиткәндә, чемоданнарымны төяп, башкалабызга юл тоттым. Фатирга аяк баскач, артыма утыра яздым. Бүлмәдән прихожая­га бер егет атылып чыкты да, паникалы тавыш белән сорауларын яудыра башлады: «Сез кем? Сез монда ничек кердегез?» – Вобще-то мин бу фатирның хуҗасы, ә менә сез монда нишлисез? – дип чәрелдәдем мин куркуымны җиңәргә тырышып. Әмма егет...

Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы кызлары, сезгә зур сәламнәремне юллыйм. Гыйнварда яраткан әбиемне җирләгәнгә сигез ел һәм аның якты истәлегенә багышлап шушы хатны язасым килде. Үземне аның хәер-фатихасында яшим дип хис итәм, бүген дә җылысын тоям. Үзем Казанда яшим, ә газетагызны авылга кайткач укыштыргалыйм, әнинең язылмыйча калганы юк. Социаль челтәрләрегезне дә күзәтеп барам, бик актив эшлисез, районыбызның барлык яңалыкларын сездән беләм.

Мин авыл баласы. Шунда тудым, мәктәпне тәмамладым, үстем, гашыйк булдым, әти-әниемә ярдәмче идем. Мәктәптән соң, шәһәргә килеп, медкөллияткә укырга кердем һәм, ниһаять, үземне зурлар тормышына аяк баскандай хис иттем: акча җитешмәү, тулай торак, йокысыз төннәр. Ләкин мин бәхетле идем.
Кулыма диплом алдым һәм гаилә советында, эшкә Казанда урнашырга кирәк, дигән карар кабул иттек. Анда хезмәт хакы да югарырак, гомумән, барлык перс­пективалар, үзегез беләсез. Дәү әнигә (Бөек Ватан сугышы ветераны баласы буларак) дәүләт биргән бер бүлмәле фатир бар иде Казанда, әлегәчә квартирантлар яшәде, вәт, шуны миңа васыять итеп калдырды.

Көз җиткәндә, чемоданнарымны төяп, башкалабызга юл тоттым. Фатирга аяк баскач, артыма утыра яздым. Бүлмәдән прихожая­га бер егет атылып чыкты да, паникалы тавыш белән сорауларын яудыра башлады: «Сез кем? Сез монда ничек кердегез?»

– Вобще-то мин бу фатирның хуҗасы, ә менә сез монда нишлисез? – дип чәрелдәдем мин куркуымны җиңәргә тырышып.

Әмма егет үҗәт булып чыкты һәм минем борын төбендә ниндидер кәгазьләр селки башлады. Имеш, фатирны арендалау срогы әле чыкмаган. Без аның белән бәхәсләшә башладык. Авыл кешеләре гади инде без, риелторларга ышанабыз. Ә ул безгә фатирны шушы көнгә бушатачаклар, дигән иде, акчасын да әнинең банк картасына күчерде. Минем квартирантка калган көннәре өчен акчасын кире кайтарасым килмәде, шуңа, үзем аңардан кухня диванында «яшәргә» рөхсәт сорадым (үз фатирымда яшәр өчен!). Шулай килештек. Кире авылга кайтып китәсем килмәде.

Иртән торып, алдан ук таныш­лар аша белешеп куйган эшкә, стоматологиягә шәфкать туташы булып урнашырга киттем. Өйдә «күршем» белән аралашмаска, бер-беребезне «күрмәскә» тырыштык. Бер көнне кич белән шәһәр буенча йөрергә чыгып киттем һәм бик каты яңгыр астына эләгеп, туңып кайттым. Иртән, әлбәттә, тора алмадым, температурам 39га җитә язган иде. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде, андагы табиб миңа больницага ятарга киңәш итте. Анда миңа «острый бронхит» дигән диаг­ноз куйдылар. Әниләргә әйтеп, борчыйсым килмәде. Белсәләр, кырык эшләрен ташлап, килеп җитәчәкләр. Бер көнне «тихий час»тан соң капельница астында ята идем, палата ишеге ачылды һәм Рәис килеп керде. Мин шок хәлендә калдым: монда да миннән ни кирәк икән инде моңа? Ә ул тыйнак кына урындыкка утыр­ды да:

«Менә, җимешләр, врачың әйткән кирәкле дарулар алып килдем», – ди. Шул вакытта…

Хатның дәвамын газетаның №3 (24 гыйнвар, 2025) санында укырга мөмкин.

Гөлшат Сәйдәшева.
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев