Әбиебез барлык туганнарны әрләштерде
Булачак ирем белән йөри башлаганда ук, ул мине: «Минем туганнарым, якыннарым нигәдер бер-берсе белән дус түгел, әбием генә әйбәт», – дип, кисәтеп куйды. Туйдан соң, нәкъ менә шул әби безне үзендә яшәргә чакырды да. Ә бер елдан мин бу гаиләдәге конфликтның серен ачтым..
Әби фатирындагы бер бүлмәне безгә бирде. Мин Зоха апа белән, аның гадәтләрен исәпкә алып, җайлап кына аралаштым. Без бит инде аның территориясенә килдек, ул безгә түгел. Димәк, без аңа юл бирергә һәм аның фикерен хөрмәт итәргә тиеш.
Аның мыгырдавына үпкәләмәвем әбигә ошый. Тегә, тиз һәм тәмле итеп ашарга пешерә белүем, аның оныгы белән килешеп яшәвем һәм балабызны яхшы каравым өчен мактый. Мине улыннан аерылган килене (иремнең әнисе) белән чагыштыра иде. Минем белән чагыштырганда, бернәрсә дә эшли белми, ә характерын күрсәтә, дип зарланды. Ул килене белән һич уртак тел таба алмаган, ә минем белән аралашуы җиңел икән. Йомшак күңелле әбине мин дә ошаттым.
Зоха әбиебез янына башка оныклары һәм икенче хатыны белән улы да килеп йөри. Киң күңелле хуҗабикә аларны камыр ризыклары һәм чәй белән сыйлый. Һәрберсенә назлы сүзен кызганмый. Әмма иремнең туганнары белән минем арада киеренкелек сизелә иде. Мин алар янында бераз утырам да, җай белән үз бүлмәбезгә шылам.
Кунаклар китә, әби миңа алардан зарлана башлый. Имеш, ул шундый тырыша, ә алар аның кайгыртучанлыгын һәм юмартлыгын бәяләми. Нишлим инде? Тыңлыйм һәм аның борчылуын уртаклашам.
Бер юлы ирем каядыр киткән иде, абыйсы кунакка килде. Сәбәбен дә аңлатып тормыйча, миңа кычкырына башлады. Моңа кадәр дусларча аралаша идек. Мин кирәкле әйберләрне сумкага тутырдым, баламны коляскага утырттым да, әниләргә кайтып киттем. Ирем командировкадан кайткач ук минем кире кайтуымны үтенде. Минекеләрдә безгә урын юк, буш бүлмәдә үги әтинең туганнары яши, киттем инде кире. Аерым фатир арендалап яшәү кесәгә суга.
Ирем абыйсы белән күрешкән һәм миңа кычкыруының сәбәбен сораган. Шаккатмалы инде, әбигә безнең белән бик тә кыен икән бит! Алай гына да түгел, иремне миннән коткарырга кирәк, ә аның минем белән аерылышырга характеры җитми икән. Һәм аңа хатыныннан котылырга булышырга кирәк. Менә чын мөнәсәбәтен мин шулай белдем. Бу хәлләргә ирем мине яклап, абыйсы белән әбиенә болай дип җавап бирде: «Мин әле яраткан хатынымның тагын балалар табуын телим, шуңа күрә аны борчырга ярамый, моннан соң хөрмәт кенә итегез аны, яме. Аңлаешлы әйттем кебек!»
Әбинең ике йөзле булуына карамастан, без әле анда тагын бер ел яшәдек. Мин инде аның мактау сүзләренә дә игътибар итмәдем һәм үпкәләмәдем дә. Зато бушлай бүлмәбез бар иде.
Иремнең гаиләсендә ни өчен гел конфликтлар һәм аңлашылмаучылыклар килеп чыгуының сәбәбен ачыкладым. Барысына да ягымлы әбидә ял итү, камыр ризыкларыннан авыз итү, сөйләшеп утыру ошый. Килгән берен ул якынча мондый сүзләр белән «сыйлый»: «Син минем иң яраткан оныгым (улым, киленем), ә тегесе начар, ул мине кыерсыта (тыңламый, авыр сүзләр әйтә һ.б.)!»
Менә шуннан килеп чыга инде: барлык туганнар бер-береннән яраткан әбиләрен яклый һәм әрләшә, сүзгә килә. Зоха әби бу вакытта диванда утыра һәм: «Нигә минем балаларым үзара дус һәм тату түгел икән?» – дип елый. Үзенең бу конфликтларның сәбәпчесе булуы турында сизенми дә. Менә шундый хәлләр булып алды бездә. Хәзер инде без бу хакта барыбыз да беләбез һәм әбиебезнең сүзләренә игътибар итмибез, аралашып, дус яшибез.
Туганнар этле-мәчеле яшәүчеләр, игътибар итегез, сездә дә шундый, үзе дә сизмәстән араларны бутап ятучылар юкмы икән?
Күңел тынычлыгы теләп, райондашыгыз Илсинә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев