Ә сез сынамышларга ышанасызмы, дуслар
Иртән су өстендә томан – көн кояшлы булачак.
Иртән үк тынчу булса – һава торышы бозылачак.
Оялары янында кырмыскалар күп кайнашса – яхшы һава торышына.
Июньдә нинди һава торышы – көздә шундый уңыш җыясың.
Күкедән җәй башлана.
Карлыгачлар – яхшы һава торышын алдан хәбәр итүчеләр.
Июньдә чәчәкләр атса һәм сандугач сайраса – июнь күңелле булса да, ризык аз булачак.
Җиләк җыйганда, беренчесен авызга кабырга, ә калганнарын инде өйгә алып кайтырга кирәк.
Бал кортлары баланда күп гөжләсә, иртәгә һава торышы яхшы булыр.
Көчле көнбатыш җиле – яңгырлы һава торышына.
Чикерткәләр күплеге – корылыкка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев