Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сез гайбәт сөйлисезме? (тест)

Түбәндә бирелгән тестны узып, әлеге сорауга җавап табарсыз.

– Берәр вакыт лифтта чит кешеләрнең сөйләшүен тыңлашып, үз катыгызны узып киткәнегез бармы?

– Нинди дә булса яңа хәбәр ишетү нияте белән урамда танышыгызны очратуга өмет­ләнәсезме?

– Күршегезнең ничек, нәрсә киенеп йөрүе турында кемгә дә булса сөйлисезме?

– Яңа гына ишеткән сер­не кемдер белән уртаклашу өчен телегез кычытып торамы?

– Сез Ләйләгә Наилә­нең суыткычында нәрсә барын сөйлисезме?

– Дустыгызның гадәтлә­рен кем белән булса да тикше­реп сөйләшәсезме?

– Телефоннан сөйләш­кәндә сөйләр сүзегез бетеп
туктагач, үзегездә канәгать­сезлек сизәсезме?

– Нинди дә булса кичәдә иптәш кызыгызның сезнең күлмәкне киеп килүен сиздер­тер идегезме?

– Әгәр дә кибеттә сезнең танышыгыз зур сумма түләсә, башка танышларыгызга бу ту­рыда сөйләр идегезме?

– Күрше хатынның бан­даж киеп йөрүе турында баш­каларга сөйләр идегезме?

– Кешенең хуҗалык сум­касында нәрсә барлыгы сезне кызыксындырамы?

– Әгәр дә сез иптәш кы­зыгызның егетен башка бер кыз белән очратсагыз, бу яңалыкны башка танышлары­гыз белән уртаклашыр иде­гезме?

– Нинди дә булса кунакта барысыннан да күб­рәк сөйләшүегезне сизәсез­ме?

– Сезгә кемнең дә булса, телең озын, дип әйткәне бармы?

– Танышларыгыз фатирындагы тәртипсезлек, шакшылык турында |кемгә дә булса әйткәнегез бармы?

 

Тест нәтиҗәләре:

– һәр «Әйе» җавабы бер очко булып санала.

– 0 дән 5 кә – сез гай­бәт сөйләүче түгел (дөреслек өчен артык яхшы булу түгел­ме).
 
– 6 дан 10 га – гайбәт сатуга намусыгыз каршы ки­лә.

– 11 дән 15 кә – сез баш­лангыч гайбәт сөйләүче.

16 дан 30 га – сез баш гайбәтче (дусларыгыз һәм ту­ганнарыгыз турында бәйнә-бәйнә сөйләргә әзерсез, шуның өчен сез һәр­вакыт теләп алынган кунак).

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев