9нчы лицей укучысы Яшел Үзән районын «Зур үзгәреш» Бөтенроссия бәйгесендә тәкъдим итәчәк
«Зур үзгәреш» бәйгесе – «Мәгариф» милли проектының бер өлеше, ул гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм көллият студентларының 1-10 сыйныф укучылары өчен уздырыла.
Әлеге бәйгедә командада башкарган гамәлләр, зур күләмдәге мәгълүмат белән эш итү, катлаулы хәлләрдә стандарт булмаган чишелешләр табу, иҗади фикерләү һәм оештыру сәләте бәяләнә.
9 «Б» сыйныфы укучысы Николаева Виталина 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына бара, ул Пермьдә узачак.
- Минемчә, ярымфиналда мин яңа дуслар табачакмын, позитив иҗат атмосферасына чумачакмын, лидерлык сыйфатларымны ачачакмын һәм, гомумән, вакытны файда белән уздырачакмын, - дип сөйли Виталина.
Виталинага уңышлар телибез!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев