Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«900 кинода төшкән» - Һиндстанның данлыклы артисты вафат

«900 кинода төшкән» - Һиндстанның данлыклы артисты Чандра Мохан вафат булган

Һиндстанның Хайдарабад шәһәрендә 78 яшьлек Маллампалли Чандрасекхара Рао вафат. Легендар Чандра Мохан исемле артистның чын исеме әнә шундый булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Чандра Мохан Памидимуккала авылында 1945 елның 23 маенда туа. Авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга керә, студентлар театрында уйный.

1960 нче елларда кинода төшә башлый. «Рангула Ратнам» фильмы аның дебюты була. Шундагы роле буенча псевдоним ала. Ул күп төрле премияләр лауреаты була. Һиндстанда иң яхшы комик, характерлы рольләрне иң яхшы башкаручы исемнәренә лаек, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев