Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

9 - 15 июнь – бәйлелектән баш тарту атналыгы

200дән артык авыруны алкоголь куллану китереп чыгара.

Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, халыкны тәмәке төтененнән һәм куллану нәтиҗәләреннән яклауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте гамәлдә булган елларда, илдә тәмәке тарту таралышы кими, дөрес, соңгы елларда тәмәке тартучыларның  кимүе күзәтелсә дә, аларга алмашка никотинлы башка продукцияләр – вейплар, электрон сигаретлар, төтенсез тәмәкеләр, кальяннар һәм башкалар куллануның артуы билгеле.

Бу продуктларның составында һәм төтенендә югары токсинлы никотин булу сәбәпле, аларның авырулар китереп чыгаруы хакында халык аз хәбәрдар булып кала. Моңа әлеге продукцияне җитештергән тәмәке компанияләренең агрессив маркетингы ярдәм итә һәм ул, беренче чиратта, яшүсмерләргә һәм яшьләргә юнәлдерелгән.

Никотинлы продукция организмга тәмәке эшләнмәләре кебек үк зыян китерә, ә аларның зарарсызлыгы турындагы мифлар – тәмәке индустриясенең яхшы планлаштырылган ялган мәгълүматы.

Алкоголь проблемасыда бик җитди тора: 200дән артык авыру аны чиктән тыш куллану белән бәйле, ә алкогольнең төрле авырулар барлыкка килүгә керткән өлеше 5тән 75%ка кадәр.

Алкоголь – ул организмның барлык системаларына тәэсир итә торган агу. Нәтиҗәдә, ул кешенең үзен үтерүдән тыш, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген куркыныч астына куя. Шулай итеп, алкоголь кешенең хәрәкәт координациясен дә, үз-үзен тотышын контрольдә тотуны да боза. Шул сәбәпле бер тапкыр да алкоголь кулланмаган кешеләр җәрәхәтләнгән һәм һәлак булган төрле характердагы бәхетсезлек очраклары, шулай ук төрле авырлыктагы җинаятьләр саны арта.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе табибы

Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев