82 яшендә балык тотарга барган һәм...
Яшел Үзән районы ОСВОД хезмәткәрләре - Павел Андреев һәм Андрей Маслов боз астына үзенең снегоходында төшеп киткән 82 яшьлек балыкчыны коткарды.
"Без бер-беребезне аякларыннан тотып, сак кына, шуышып, ир-атка якынлаштык һәм аны тартып чыгардык. Ул вакытка пенсионер бозлы суда кимендә 20 минут булган. Без балыкчы янына барып җиткәнче, аның яныннан берничә кар машинасы, кешеләр үтеп киткән, ләкин беркем дә ярдәмгә килмәгән. Туңган балыкчыны ярга алып чыгып, машинага утырттык. Юеш әйберләрне салдырырга ярдәм иттек һәм өенә алып кайттык”, - дип сөйли коткаручылар.
Юлда ашыгыч ярдәм табибларын чакыртканнар, алар килгәнче ир-атның бозда яралаган кулын бәйләгәннәр. Бәхеткә бу очрак шулай тәмамланган. Ә бит аяныч бетәргә дә мөмкин иде. Балык дип инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев