Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

80 яшьтән өлкән гражданнарны һәм I төркем инвалидларны караган өчен түләү билгеләнә ала

Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен компенсацион түләү рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Тәрбиягә алынган кешенең категориясенә карап, компенсацион яисә айлык түләү билгеләнә.
Хезмәткә яраксыз кешене (тумыштан булмаган I төркем инвалидны, дәвалау учреждениесе күрсәтмәсе буенча чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип табылган яки 80 яшьтән узган өлкәннәрне) караган өчен компенсация түләве билгеләнә. Бу очракта аларның бер гаиләдә яшәү-яшәмәүләре исәпкә алынмый. Әлеге түләү 1200 сум тәшкил итә. Акча хезмәткә яраксыз кешенең пенсиясенә өстәп түләнә.

Инвалид баланы яисә тумыштан I төркем инвалидны караучыларга айлык түләү.
Бу түләү 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан I төркем инвалидны караучы әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) билгеләнә. Аның күләме түбәндәгечә:

  • әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә)- 10000 сум;
  • башка затларга 1200 сум.

Түләүләр рәсмиләштерү өчен барлык документлар тиешле органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма моның өчен кешеләрнең бу төр түләүләргә хокукы булу шарт.
Шуны искәртү кирәк, I төркем инвалидны, инвалид баланы, яки 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләгән чорның һәр елы өчен тәрбиягә алучының иминият стажына 1,8 күләмендә пенсия коэффициенты исәпләнә. Бу караучы кешегә иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Пенсионерларның һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына социаль ярдәм ала.

Компенсация яисә айлык түләүләр инвалид баланың яисә балачактан I төркем инвалидларның пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысы мөһим! Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә I төркем инвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки ул эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.

«Үзмәшгүль» буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки I төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.

Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды идарәсенә килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша хәбәр итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев