Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык акчалата түләү сроклары

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләүне гамәлгә ашыру сроклары турында хәбәр итә.

Беренче түләү аны билгеләгәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча башкарыла.
Аннан соңгы түләүләр алдагы һәр айда 25енә кадәр башкарылачак.
Әгәр беренче түләү 2022 елның 31 мае на кадәрге чорда башкарылса, киләсе – июнь аенда ул түбәндәгечә түләнәчәк:
– кредит оешмалары аша – 3 июльдә, әмма күрсәтелгән дата ял (бәйрәм) көне белән туры килгән очракта түләү алдагы эш көнендә башкарыла;
– федераль почта элемтәсе оешмалары аша – 5есеннән 24нче числога кадәр, яшәү адресы буенча илтеп җиткерү графигы буенча.
Шуңа ярашлы рәвештә, әгәр беренче түләү 30 июньгә кадәр булса, июль ае өчен түләү кредит яки федераль почта элемтәсе оешмалары аша, югарыда билгеләнгән срокта башкарыла.
«Түләү срокларына килгәндә, гаризаны карау 10 эш көнен алып тора, ә аерым очракларда максималь срок – 30 эш көне (ПФРга ведомстволардан безнең запросларга җаваплар килә). Түләүдән баш тарту турында хәбәрнамә 1 эш көне эчендә җибәрелә. Акча түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә», – дип искәртте Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев