Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр, ди.

Халык бик борынгыдан табигатьне күзәткән һәм вакыт узу белән нәтиҗәләр ясаган.

Менә шуларны без хәзер «халык сынамышлары» дибез һәм аларга көлемсерәп кенә карыйбыз. Шулай да, бәлки дөреслеккә туры килә торганнары да бардыр, игътибар итәргә кирәк әле.

 Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, ә кыш карлы булачак;

 Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә;

Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә;

 Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер;

Яфраклар коелырга ашыкмаса, кыш салкын була;

Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан кар күп явар;

Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа – яз иртә, астан саргайса – соң килер;

Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә, кыш озын булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев