Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

8 март: нәрсә көтәсез һәм ниләр бүләк итәсез?

Тормышыбызның бизәге булган хатын-кызлар көне якынлашканда, бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә.

«И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда», дип шагыйрь сүзләре белән генә дә, гүзәл затларыбыз ның дөнья, гаилә тоткасы булуын әйтеп бирергә мөмкиндер, мөгаен. Бүген һәр җирдә бәйрәм рухы сизелә. Ә 8 март бүләксез булмый инде ул. Шул уңайдан хатын-кызларыбызга «нәрсә көтәсез?», ә ир-атларыбызга «ниләр бүләк итәсез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Михаил Афанасьев ЯҮМР җитәкчесе: 
– 8 март көнне, минемчә, хатын-кызларга һичшиксез, чәчәк бүләк итәргә кирәк. Мин иртүк кызларымны һәм сөек ле хатынымны яраткан чәчәкләре белән шатландырам. Тормыш иптәшемнең Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан туган көне – аның өчен икеләтә бәйрәм. Бүләкләргә килгәндә – кызларымның ни теләгәннәрен һәрвакытта да алдан беләм һәм нәкъ алар теләгәнне бүләк итәм. Барча гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм!

Алена Хәйруллина, Акъегет авыл җирлеге башлыгы:
– Киләчәк бәйрәмнән күңелемне тынычландыра торган рәхәт ял көтәм. Гаиләм, туганнарым белән бергә җыелып, табын әзерләп, мунча кереп, җылы итеп аралашуга ни җитә соң?! Ирем ел да чәчәк бәйләме бүләк итә һәм бер сюрприз ясый. Быел нәрсә белән сөендерер, әлегә миңа монысы сер. Әмма миңа якын кешемнең һәрбер бүләге бик тә кадерле

Рәисә Афанасьева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе:
– Ир-атларыбыздан көтелмәгән сюрпризлар, шәп бәйрәм кәефе көтәбез инде. Ә җитдиерәк итеп әйтсәк, без – хатын-кызлар өчен иң мөһиме – якыннарыбызның кадер-хөрмәте, җылы карашы һәм игътибары. Кеше күңелен күрер һәм бәхетле итәр өчен күп кирәкми – бер сүз җитә. Барлык гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм, ак бәхетләр теләп калам..

Хәйдәр Сибгатуллин, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы:
– Язның беренче бәйрәме чәчәктән башка буламы соң? Мин, гадәттә, розалар бүләк итәм. Хатынымның нәрсә алырга теләвен күзәтеп йөрим дә, шул теләген үтим. Әлбәттә, иң шәп бүләк үзем пешергән шашлык һәм үзем яккан кайнар мунча. Кичен гаиләбез белән бергәләшеп чәй эчәбез. Табынны бу көнне, һичшиксез, үзем әзерлим. 

Фәрит Гыйсмә туллин, Норлат:
– Мин үзем бүләк инде (көлә)! 
Әлбәттә, хатынымны зур чәчәк бәйләме белән шатландырам. Ә кызым аптырап тормый, нәрсә кирәген үзе дә сорарга мөмкин. Әле яңа гына телевизор алып бирдем. Авылда яшәгәч, бу көнне мунча ягып, шашлык пешерү минем өстә. Хәер ,хикмәт бүләктә түгел, ә бер-береңә булган җылы мөнәсәбәттә.

Илшат, Яшел Үзән:
– Нәр сә алып бирергә дә белмәгән инде... Яңа елга ясаган 15 меңлек зәркән бүләгем ошамады, 60 меңлек айфон көткән булып чыкты. Минем дә ачуым чыкты, әле өйләнешмәгән, ә шундый кыйммәтле нәрсәләр алып бирергә юләр түгел бит мин дә. Үзе 23 февральгә күн кошелек алып бирде дә, шуның белән шул! Бәлки, 8 мартка айфон көтәдер, алмыйм. Бер 5 меңлек хушбуй белән чәчәк бүләк итәм дә, пока, дип әйтермен, дип уйлап йөрим. Өйләнер өчен нәфесе аның кадәр зур булмаган, тыйнаграк кыз табарга кирәк. Бәйрәм белән, гүзәл затлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев