Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

8 янгын-коткару отряды башлыгы Эдуард Мөхәммәтҗанов яшел үзәнлеләргә мөрәҗәгать итте

Васильево бистәсендәгe янгында өч кеше һәлак булу сәбәпле, Яшел Үзән районы халкына 8 янгын-коткару отряды башлыгы Эдуард Мөхәммәтҗанов мөрәҗәгать итте.

Фото: видеодан скрин

 - Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә ел башыннан бирле 186 янгын чыкты, 9 кеше һәлак булды. Өч кеше үлеме белән янгынның соңгы очрагы 30 декабрьдә Васильево бистәсендә теркәлде. Статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгыннар саны һәм аларда кешеләрнең үлем куркынычы сизелерлек арта.
 
Шуңа бәйле рәвештә, Яшел Үзән районы халкын янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә чакырасы килә. Йорттагы электр приборларының торышына игътибар итегез, газ җиһазларын, җылылык мичләрен эксплуатацияләгәндә сак булыгыз. Төнгә электр приборларын кабызып калдырмагыз. Һәм кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз.
 
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев