7нче сыйныф укучысы өчен бүген соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады
12 яшьлек кыз линейка вакытында үлгән.
Ульяновск өлкәсендә 7нче сыйныф укучысының эсселек аркасында хәле китә – ул аңын югалта. Мәктәп шәфкать туташы балага беренче ярдәм күрсәтергә тырышып карый, ләкин кыз аңына килә алмый. Шуннан соң укытучыларның берсе аны үз машинасында хастаханәгә алып китә.
Реанимациядә табиблар кызны коткарырга тырыша, әмма, кызганычка каршы, ул вафат була.
Җирле журналистлар язганча, укучының йөрәк авыруы булган, ә берничә ел элек аңа кардиостимулятор урнаштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев