Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

737 меңнән артык татарстанлы кредит алуга үз-үзләренә тыю куйган

Быелның 1 мартыннан башлап Татарстанның 737 мең кешесе кредитлар алуга үз теләкләре белән үзләренә тыю куйган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта республиканың цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.

Яковлев сүзләренчә, үз-үзеңә тыю куюның ике ысулы бар. Иң популяры — «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша. Аннан 680 792 кеше файдаланган. Тагын 56 420 кеше бу хезмәт өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать иткән.

Кредитларга үз-үзеңә тыю кую — кибермошенниклардан саклануның нәтиҗәле ысулы. Әгәр кеше аны куйган икән, ул, хәтта мошенниклар тәэсиренә эләксә дә, кредит ала алмаячак.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев