700 бала Яшел Үзән мэры җитәкчелегендә «Җиңү көне» җырын башкарды
Яшел Үзәндә ел саен уздырыла торган «Поющий май» -«Җырлы май» хорлар фестиваленең гала-концерты булды.
Чарада 17 иң яхшы коллектив катнашты. Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев сөйләгәнчә, ул Җиңү көненә багышланган иде. «Мин яшь яшел үзәнлеләрнең талантларына сокланам һәм фестивальдә катнашучыларга, укытучыларга, ата-аналарга балалар иҗатына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте ул.
Гран-прига 3нче гимназия коллективы лаек булды. Алар Мәскәүгә юллама белән бүләкләнде. Соңыннан 700 бала Михаил Афанасьев җитәкчелегендә «Җиңү көне» җырын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев