7 баласын ялгыз үстерүче ир: «Бәхетсез мин дигәнем юк»
Берәү дә начар яшәрбез дип гаилә кормый! Актаныш районының Пучы авылында гомер итүче 48 яшьлек Илгиз Мирзаянов та гомерлек мәхәббәт турында хыялланып өйләнә. Тик тормышы гына барып чыкмый. Бүген ул җиде баласын ялгыз үстерә.
– Яшь чакта матурны эзлисең бит инде ул. Фирүзә дә бик чибәр кыз иде, чая үзе. Мәхәббәт исертте. «Гомергә бергә булырбыз», – дип вәгъдәләр бирештек. Уртак тормыш матур башланды. Тик соңрак Фирүзәнең начар гадәте барлыкка килде – сала башлады. Хатын-кыз эчсә, бик яман икән ул. Моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый, – дип уфтана Илгиз. – Бер аерылышып, аннары кабат кушылып та карадык. Тик файдасы булмады.
Әмма балаларының әнисе турында бер генә дә начар сүз ишетмәдем аның авызыннан. Язмышыма шулай язылгандыр инде, дип кенә көрсенеп куя ялгыз калган ир.
– Олым улым Илүскә 24 яшь. Өлешчә мобилизация башлануга, чакырып, повестка килде. Өч елдан артык Ватан сагында ул. Аннан соң туган улым Айварга 20 яшь. Ул да махсус хәрби операциядә. Абыйсы белән гел бергә булдылар. Әнә шуңа күрә күпме үгетләсәм дә, кечесе янымда калмады. Алардан соң туган кызыма 19 яшь. Ул Чаллыга китеп, эшкә керде. Янымда дүрт балам бар. Азалия – 10, Камилә – 9, Әминә – 6, Әмир 2 сыйныфта укый, – дип сөйли Илгиз.
Алар башта күрше Башкортстандагы Бакалы районында гомер итә. Гаилә таркала башлагач, Илгиз ике улын ияртеп, әти-әнисе янына кайтып китә. Авылдан иске йорт сатып алып шунда яши башлыйлар.
– Өметләнсәм дә, хатыным белән аралар җайланмады. Чыгып китсә, өйгә кайтмыйча тилмертә иде. Авылга кайтып китүемнең сәбәбе дә шул. Озак сабыр иттем. Ә аннары аерылышырга туры килде. Ул чакта Әмир әле тумаган иде, – дип искә ала Илгиз. – Фирүзә, балалар хакына бергә булыйк, дип үтенде. Законлы аерылышсак та, кабат кушылдык. Күңел яхшыга өметләнде инде. Тик кече улыбыз Әмир тугач та берни үзгәрмәде. Шулай итеп, Фирүзә кечкенә балаларны алып, тагын китеп барды. Яңадан кияүгә чыкканын, тәртипсез яшәгәнен ишеткәч, бар балаларымны бер ояга җыйдым.
Илгиз колхозда мал табибы булып эшли. Кызларын да эшкә өйрәткән. Ашарыбызга җитә, ди ул. Кайнар ашларны үзе пешерсә, кызлар күбрәк икенче аш әзерләргә ярата икән.
– Бөтен эшне белеп эшлиләр. Аларны өйрәтәсе юк. Өйдә эшләре бүленгән. Керне юдыртып та куялар, бар дөньябыз чиста. Балаларымның бәхетләре генә була күрсен инде, – ди Илгиз. – Беркайчан да авыз ачып кешедән ярдәм сораганым булмады. Маллар да тотабыз. Атым, сарыклар, тавыкларым бар.
Сатып алган йортның рәте дә хатыныныкы кебек булып чыга. Идәннәре селкенеп тора, тәрәзәсеннән җил йөри – әнә шунда җиде бала белән ничек гомер итмәк кирәк?! Ә Илгиз зарланмый, кулдан килгәннең барысын да эшли. Ишек-тәрәзәләрне алыштыра, идәннәрне карый. Ничек кенә тырышса да, җылынмый иске йорт. Шул вакытта авылдашлары ярдәмгә килә аңа.
– Әнием ризыклар пешереп сата. Илгиз абыйның балаларын да сыйлый икән. Бервакыт әни янына эшкә кергәч, бер кызның аны кысып-кысып кочып, бертуктаусыз рәхмәт әйткәнен ишеттем. Шуннан сораша башладым. Үзләрен барып күргәч, кыз балаларның уңганлыгына шаккаттым, – дип сөйли Айзилә Хәбибуллина. – Бер бүлмәдә ничә кеше тыныч кына яшиләр иде алар. Сез ул йортның искелеген күрсәгез! Мин бу хакта авылдашларга гына түгел, социаль челтәрдәге дусларга да җиткердем. Шулай итеп, өй алырга акча җыела башлады. Безнең авылда буш торган, яхшы хәлдәге йортлар бар. Әмма бәяләре кыйммәт, Илгиз абый үзе генә акча җыеп алырлык түгел. Авылдашлар да күп ярдәм күрсәтте, Казандагы мәчетләр дә саллы суммалар җибәрде. Шулай итеп, Илгиз абыйга 2 миллион сумга якын акча җыелды. Алар хәзер яңа йортта яши.
Яңа йортка күченгән Илгиз бүген тагын бер мәшәкать белән йөри. Элеккеге хатынын ана хокукларыннан мәхрүм итмәкче була.
– Берничә ел элек кызганган идем мин аны. Хатын-кыз бит, әрәм булыр, дидем. Үзгәрер дип тә көттем. Тик булмады. Өченче ир белән яши, диделәр. Инде өметемне өздем. Балаларыма гына авырлык килмәсен. Аларның бәхетле булуын телим. Шөкер, тәртиплеләр. Мәктәптә яхшы укыйлар. Кече улым әнисе яныннан бик куркып кайтты. Ни булганын сөйләми, әмма башка бармыйм, ди. Әнә шуңа да миңа бер яхшы психолог белән юрист кирәк иде. Үземнең генә башым җитми, – ди ул. – Гаиләбезгә ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтлемен. Үзем генә йорт ала алмас идем. Ә болай тормышыбызга зарлана алмыйм. Хезмәт хакы түлиләр, балаларга пособие дә бирә башладылар. Бер генә теләк: матур итеп яшәргә, күңелне төшермәскә кирәк. Нинди генә авыр хәлдә калсам да, бәхетсез мин дигәнем юк. Балаларым гына исән-сау булсыннар. Тормышымның яме – аларда. Ике улым да өебезгә исән-имин әйләнеп кайтса иде, дип көтәбез. Дөньямны түгәрәк итәргә алар җитми.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев