Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

68 яшьлек хатын-кыз билгесез исәп-хисапка 990 мең сум акчасын күчергән

Эчке эшләр бүлегендә 71 җинаять теркәлгән.

Шуларның 64е – шәһәрдә, 7се районда булган. 33 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, 36 урлау, 13 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 18 җинаять теркәлгән.

Комаров урамындагы кибеттән, билгесез затлар иртәнге дүртләрдә кереп, 11678 сумлык товар урлап чыккан. Моның буенча беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 40 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.

Гагарин урамындагы кибеттән 4824 сумлык товар урлаганнар. Әлеге караклыкта беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир шикләнелә.

68 яшьлек хатын-кызны билгесез затлар төрле абонент номерлары аша санкцияләнмәгән кредит алуны туктату тәкъдиме белән алдаган. Нәтиҗәдә, яшел үзәнле банкка барып, шуннан К. исеменә теркәлгән билгесез исәп-хисапка 990 мең сум акчасын күчергән.

Королев урамында, беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек хатын-кыз һәм 28 яшьлек ир-ат яшәгән фатирда тентү ясаганда, сату өчен әзерләнгән наркотик матдәләр табылган. Ачыкланганча, элек инде бу хатын-кыз административ җаваплылыкка тартылган, балигъ булмаган балалары аркасында гына өендә калдырылган. Ә менә ир кеше элек 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм административ җаваплылыкка тартылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев