Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 665 чакыру кабул итеп алган.
Медиклар Загородная урамында кыйналып, башы җәрәхәтләнгән 43 яшьлек исерек хатын янына чакыртылганнар. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Ленин урамында кыйналып, кабыргалары сынган 47 яшьлек исерек хатынга беренче ярдәм күрсәтелгән.
Степная урамында 46 яшьлек ир кан тамырын үзе кискән. Аңа ярдәм күрсәтелгән.
Гоголь урамында да дару төймәләре эчеп үзен агулаган 35 яшьлек хатын янына медиклар чакыртылган.
Комаров урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән 26 яшьлек егет янына чакыру алынган. Аны травмпунктка китергәннәр.
Чапаев урамында борын сөяге сынган 45 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Тукай урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән 38 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган.
Төзүчеләр проспектында пычак кадалган 34 яшьлек ирне медиклар хирургия бүлегенә китергән.
Нет комментариев