65 яшьлек васильеволоның, «МАХ» кушымтасын кулланып, зур суммадагы акчасын урлаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 20 җинаять теркәлгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 14е – шәһәрдә, 6сы районда булган. 7 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 4 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.
Гагарин урамындагы кибеттән 3 мең сумлык товар урланган. Моны элек хөкемдә булган 44 яшьлек ир кылган.
Билгесез затлар, «Телеграмм» мессенджеры аша, Васильевода яшәүче, бала карау буенча ялда булган 31 яшьлек хатын-кызны, пассив хезмәт хакы тәкъдиме белән алдап, 300 мең сум акчасын (кредитка алынган) урлаганнар.
Билгесез затлар, «МАХ» кушымтасын кулланып, үзләрен Үзәк Банк хезмәткәре дип атап, акчасын саклап калу һәм декларацияләү тәкъдиме белән, Васильевода яшәүче 65 яшьлек ирнең башта – 360 мең, аннан соң шәхси машинасын сатканнан кергән 720 мең сум акчасын үзләштергәннәр.
Паратская урамында наркоконтроль хезмәткәрләре 44 яшьлек ирне тоткарлаган. Тикшерү барышында аңардан сату өчен әзерләнгән наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев