Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 гыйнвар көнне «Маяк» спорт комплексы базасында Зеленодольск муниципаль районы башлыгы призына «Йолдызлы» традицион кичке чаңгы ярышы узды

«Йолдызлы» чабыш

Әлеге чабышның тарихы «Маяк» комплексының элекке директоры Анатолий Березинскийның җиңел кулыннан башлана.

Ни өчен йолдызлымы?
Чөнки ул башта кичке була һәм йолдызлар астында уза. Әле өстәвенә анда безнең атаклы йолдызлар Андрей Ларьков, Алия Иксанова, Павел Сюлатов, Анастасия Доценко катнаша.

Ул көнне термометр баганалары -23 градусны күрсәтүенә карамастан, ярышка төрле яшь категориясендә дә катнашыр­га теләүчеләр күп иде. Җиңүчеләрне җиде яшь төркемендә билгеләделәр. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр иң мөһиме исәпләнә.

«Йолдызлы» ярышка килүчеләрне район башлыгы урынбасары Николай Бызин сәламләде һәм җиңел чаңгы юлы теләде.

ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев шундый гадәти булмаган чара оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Ә биатлон һәм чаңгы ярыш­лары буенча җирле федерация президенты Дмитрий Грузков, яшьләр белән бергә дөнья­күләм дәрәҗәдәге йолдызларның катнашуына шатлануын белдерде. «Маяк» спорт комплексының директоры, чаңгы буенча Россия чемпионы Евгений Белов һәр катнашучыга җиңеллекләр һәм җиңү теләде.

Әлбәттә, мондый һава шартларында ярышу җиңел түгел, шулай да беркемнең дә сынатасы килмәде.


Хатын-кызлардан беренче булып финишка атаклы чаңгычы Анастасия Доценко килде, Яшел Үзәндә яшәүче, әмма Түбән Кама өчен ярышучы, Россия җыелма командасының элекке әгъзасы Алия Иксанова аннан әзгә генә калышты.


Ә ирләр арасында моңача күзәтелмәгән хәл килеп чыкты, финишка ике чаңгычы – Дөнья һәм Олимпия уеннары вице-чемпио­ны Андрей Ларьков белән яшел үзәнле, шулай ук бик көчле чаңгычы Артем Николаев берьюлы аяк басты. Шулай итеп, ирләр арасында ике җиңүче булды.


Ветераннар төркеменнән актив якташыбыз Галина Суслова беренче булса, ә унсигез яшькәчә категориядә өч урынны да, шулай ук, безнең кызлар – Лия Гарәфетдинова, Виктория Мельникова, Сабина Низаметдинова яулады.

Барлык җиңүчеләр дә лаеклы бүләкләнде. Борыннар кызарып, эчкә суык үтсә дә, чарада катнашучыларның да, тамаша кылырга килүчеләрнең дә кәефләре шәп, салкыннан туңган иреннәре ерык иде. Чөнки биредә үзенә күрә йолдызлар яңгыры, бәйрәм атмосферасы хакимлек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев