Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 -12 июнь көннәрендә Зеленодольск үзәк хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 909 тапкыр кешеләрне коткарырга чыккан, шул исәптән балаларга 116 чакыру булган

Юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән.

Инфаркт белән кабул итү бүлекчәләренә 5 кеше китерелгән, инсульт белән 20 яшел үзәнле хастаханәгә озатылган.

12 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 86 кеше респиратор авырулары симптомнарыннан зарланган.

Янгыннарга ашыгыч ярдәм 5 тапкыр чыккан, зыян күрүчеләр юк.

Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан Үзәк район хастаханәсенә 351 пациент китерелгән. Аларның 214е хастаханәгә озатылган, калганнарына ярдәм кабул итү бүлекләрдә күрсәтелгән. 38 тапкыр медицина ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларын ялган чакырганнар.

 

Фото Новости Зеленодольска телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев