5нче гимназиядә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе
Яңа уку елы башланыр алдыннан Яшел Үзәндә традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт ала.
Иганәчеләр күп балалы, аз керемле гаиләләргә, әти-әнисенең физик мөмкинлеге чикле булган балаларга һәм авыру сабыйлар тәрбияләүчеләргә мәктәпкә барырга күпмедер булса да ярдәм күрсәтә.
Бу атнада 5нче гимназиядә "Исәнме, мәктәп" дигән бәйрәм узды. Анда беренче сыйныфка тәүге адымын атлаучы 74 балага мәктәп кирәк-ярагы тутырылган букчалар таратылды.
Хәерле сәгатьтә, беренчеләр! Тиздән яңа уку елы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев