5нче гимназиядә «Җырлы-моңлы гаиләм» дип исемләнгән фестиваль узды
Гаилә – һәр кешегә кирәкле җылы учак. Ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
5нче гимназиядә тәрбияви, матур чаралар еш уздырыла. Бу юлы Гаилә елы һәм Әниләр көне уңаеннан «Җырлы-моңлы гаиләм» дип исемләнгән фестиваль оештырылды.
Бәйрәмнең беренче бүлеге әниләргә багышланган җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Гимназиянең талантлы укытучылары К.Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакленнән өзек күрсәтте. Икенче бүлегендә берсеннән-берсе сәләтле – Минһаҗевлар, Газизовлар, Гыйлметдиновлар, Сабирҗановлар һәм Шакировлар гаиләсе тамашачыларны чыгышлары белән таң калдырды. Аларны җылы алкышларга күмдек.
«Алма агачыннан ерак төшми», диләр бит. Талантлы әти-әнинең баласы да сәләтле була шул. Сәхнәдә җыр-моң агылып торды. Иң сөендергәне – гимназия укучыларының әниләре белән генә түгел, әтиләре, апалары, сеңелләре, дәү әтиләре белән дә катнашулары. Туганлык җепләренең нык булуы бу көнне тагын бер кат исбатланды.
Бәйрәм бик җылы атмосферада узды. Ахырдан катнашучы гаиләләргә грамота һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Иң мөһиме – һәр бала тигез гаиләдә, әти-әнисенең җылысын, ышанычын яратуын тоеп, бәхеткә генә төренеп яшәсә иде.
Гөлфия Латфуллина.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев