Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

5нче гимназиядә «Гаҗәеп сүзлек дөньясы» дигән чара оештырганнар

8 сентябрьдә, Халыкара грамоталылыкны тарату көнендә, 5нче гиназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен искиткеч чара узды.

Яшел Үзән шәһәренең татар милли китапханәсе хезмәткәре Юлия Фәрит кызы, дәртләнеп, балаларны «Гаҗәеп сүзлек дөньясы» белән таныштыру өчен сыйныфка килде.

Ул үзе белән төрле-төрле аңлатмалы, орфографик, энциклопедик сүзлекләр алып килде. Балалар серле һәм белемле китапларны кызыксынып карадылар. Китапханәче сүзлекләрне ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында сөйләде, аларның укуда һәм тормышта чын ярдәмчеләр булуын аңлатты.

Укучылар дәртләнеп сүзлекләрдән таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен эзләделәр, язуның дөреслеген тикшерделәр. Класстагы атмосфера кызыксыну һәм белемгә сусау белән тулы иде.

– Бу чара балаларга сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен үзләштерергә генә ярдәм итеп калмады, ә бәлки аларда уку һәм тел өйрәнү белән кызыксыну уятты. Бу көн грамоталылыкка һәм китапларны яратуга таба озын һәм мавыктыргыч юлның башы булыр дип өметләнәбез, – дип язганнар 5нче гимназиянең ВК төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев