Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5нче гимназия укытучыларын, 11нче сыйныф укучылары котлый

Укытучыларыбызга котлау, рәхмәт сүзләрен җиткерү беркайчан да соң түгел!!!

Хөрмәтле 5нче гимназия укытучылары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелебездән тәб­рик итәбез.
Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Шушы авыр, җаваплы һәм дә мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Хезмәтегезгә ямь өстәп, уңышларыгызга сөенеп, һәр таңны сау-сәламәт каршы алып, бәхет хисе кичереп яшәгез. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сезне читләп үтсен. Өмет- ышанычларыгызның тормышка ашуын телибез, акыллы һәм сәләтле укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп яшәргә насыйп булсын!

Еллар узса да, укытучыларыбызның һәр кайсы күңелләребездә якын һәм кадерле булып калыр. Сезнең хезмәтегезне бәяләп бетереп булмый. Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез, безгә биргән тәрбиягез, төпле киңәшләрегез өчен мең-мең рәхмәт сезгә, укытучыларыбыз!

Хөрмәт белән, 5нче гимназиянең 11нче сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев