5нче гимназия укучылары «Илһам» Бөтенроссия бәйгесендә призлы урыннар яулады
Татарстанда «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсының зональ этаплары башланды.
17 март көнне узган этапта 5нче гимназиянең 6 В сыйныф укучылары — Аяз Гайнуллин һәм Әмир Мөхетдинов призлы урыннар яуладылар! Чын күңелдән котлыйбыз!
Белешмә: «Илһам» конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырыла. Аның төп максаты — татар телен һәм әдәбиятын саклау, үстерү һәм укучыларның иҗатка кызыксынуын арттыру.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелгән бу чара сәләтле яшьләрне ачыкларга һәм милли традицияләребезне ныгытырга ярдәм итә. Котлыйбыз, егетләр! Яңадан-яңа иҗади үрләр сезгә!
Сыйныф җитәкчесе Зөлфирә Сәләхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев