55 яшьлек яшел үзәнле брокер компаниясе кушымтасы аша зур акчаларын югалткан
19 – 25 майда эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.
Шуларның 21е – шәһәрдә, 11е районда булган. 6 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 10 урлау, 17 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Васильевоның Лесная урамында бәхәс чыгу нәтиҗәсендә, 25 яшьлек исерек хатын-кыз, 34 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак кадаган.
Шәһәрнең Чайковский урамындагы кибеттән 2 шешә виски урлап чыкканда бер ирне тоткарлаганнар.
Билгесез затлар 65 яшьлек васильеволыны акчасын саклап калабыз дип алдаган. Нәтиҗәдә, бу хатын-кыз 600 мең сумнан артык акчасын таксистка чыгарып биргән. Ә таксист, үз чиратында, бу акчаны Казан шәһәрендә билгесез бер иргә илтеп тапшырган.
Шундый ук тәкъдимгә ышанып, 24 яшьлек Осиново кешесе – 450 меңеннән, ә 81 яшьлек яшел үзәнле 509 мең сум акчасыннан колак каккан.
Ә менә 55 яшьлек яшел үзәнлене аеруча зур суммага алдаганнар. Ул брокер компаниясе кушымтасы аша өстәмә акча эшләмәкче булган. Нәтиҗәдә, 2378 920 сум югалткан.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев