500 мең сумлык янгын
Ленин урамындагы бер фатирдан кара төтен чыга дип, янгын сагы диспетчерына хәбәр килә.
59 яшьлек йорт хуҗасын ишек янында табалар. Ул үз аңында була. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче бу йортта яшәүче 5 кеше үзләре урамга чыккан. Фатирда җиһазлар, стена, матрас һәм башка әйберләр янган. Бу янгында өстәге һәм астагы кат фатирлар да зыян күргән. Янгынны фатир хуҗасы үзе саксыз тәмәке тартып чыгарган. Килгән зыян сумма 500 мең сум.
Фото http://www.sterlya.info сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев