Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

50 табиб эшкә кайтты

Яшел Үзән район үзәк хас­таханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов соңгы берничә айда эшкә алынган яшь белгечләр белән очрашты.

Исемлектә – хирурглар, терапевтлар, онкологлар, стоматологлар һәм башка күп кенә белгечләр бар. Ун табиб – Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе ординатурасын тәмамлаучылар.

Ел башыннан үзәк хас­таханәләрнең төрле бүлек­чәләренә 50 табиб урнаша. 30 белгеч эштән киткән, нигездә пенсиягә чыгу сәбәпле. Мондый күрсәткеч бездә күптән юк иде – плюс 20 белгеч урнашты.

Безнең коллективта булуыгызга бик шатбыз. Сораулар белән миңа турыдан-туры мөрәҗәгать итә аласыз, – дип табибларны Рамил Мөхәммәтдинов сәламләде.

Район үзәк хастаханәсендә барлык яшь табибларга остазлар беркетелгән. Кайберәүләрнең торак мәсьәләләре хәл ителгән, шул исәптән торак арендасын компенсацияләү. Моннан тыш, алар өчен торак шартларын яхшырту буенча программа да бар.

Римма Бабаева.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев