Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5-11 август – йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау атнасы

Медицина җәмәгатьчелеге сәламәт яшәү рәвеше йөрәк-кан тамырлары авыруларын (ССЗ) профилактикалау һәм дәвалауның нигезе булып тора дигән бердәм фикердә.

Ул дөрес туклануны, җитәрлек физик активлыкны, йогышлы булмаган авыруларны вакытында ачыклау максатында профилактик тикшеренүләр үткәрүне, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуны күздә тота. Бу хакта Яшел Үзән медицина профилактиксы үзәге табибы Валерия Феоктистова менә ничек аңлата:
- Йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң начар куркынычлар исәбенә нәселдәнлек факторы, шулай ук тәмәке тарту, алкоголь куллану, физик активлыкның түбән булуы, симерү һәм шикәр чире керә. Профилактика начар гадәтләр – тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан баш тартудан башка  мөмкин түгел. Тәмәке тартуны, гомумән, йөрәк өчен катастрофа дип атыйлар. Ул периферик кан тамырларының кысылуына, кан басымы һәм оешу дәрәҗәсенең күтәрелүенә, йөрәк ритмының ешаюына китерә.

Тәмәкедә зарарлы матдәләр бик күп. Алар кислородны кысрыклап чыгара, бу исә хроник кислород ачлыгына китерә. Моннан тыш, ССЗ профилактикасы нигезендә тән массасы индексы, артериаль кан басымы, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе кебек күрсәткечләрне даими контрольдә тоту ята. Организмның нормаль эшләве өчен олы кешегә атнага кимендә 150 минутлык физик активлык кирәк.
Физкультура белән шөгыльләнү авырлыкны киметергә дә ярдәм итә. Симерү - ССЗ барлыкка килү куркынычының тагын бер җитди факторы. Форманы саклап калу сәламәт һәм рациональ туклану нигезләрен саклауны таләп итә.Тәүлеклек рационның аксымнар, майлар һәм углеводлар күләме буенча баланслы булуы, шулай ук энергетика ихтыяҗыннан артмавы мөһим. Тоз - югары кан басымының төп союздашларының берсе. Аның нормасы - көнгә 5 грамм.

Диетаның төп үзенчәлекләреннән берсе - күпләп яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану. Аларны  көн саен 400 граммнан да ким кулланмаска кирәк. Диета шулай ук кондитер эшләнмәләре һәм терлек  майлары күләмен  киметүне һәм рационга балык һәм диңгез продуктлары, үсемлек майлары, чикләвекләр өстәүне күздә тота. Бу холестеринны һәм кандагы шикәрне киметү өчен кирәк.

ССЗ үсешенең куркыныч факторлары булганда кан басымын күзәтеп тору фарыз. Бу шулай ук хәлсезлек, баш авыртулары һәм әйләнүләре белән интегүчеләр өчен дә актуаль. Иң объектив күрсәткечләрне табу өчен, басымны ике минутлык тәнәфестән соң кабат үлчәргә һәм урта саннарга йөз тотарга кирәк. Әгәр дә сез тонометрда 140/90 саннарын күрәсез икән - бу табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев