Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

4 баласы һәлак булган гаиләнең мәче йонында агу эзләре тапканнар

Красноярск краеның Красная Сопка авылында 4 баласы бер-бер артлы һәлак булган гаиләнең йорты янында үлгән мәче йонында инсектицид эзләре тапканнар.

«Мәче йонында бөҗәкләргә каршы препарат составына керүче матдәләр табылган», – дип билгеләп үткән Тикшерү идарәсенең криминалистика бүлеге җитәкчесе Артем Кротов ведомствоның телеграм-каналында.

Хәзерге вакытта балаларның бөҗәкләргә каршы препараттан агуланып үлүләре турында версия өстенлекле булып кала. Фаҗига сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Башка экспертизаларның нәтиҗәләре көтелә.

Исегезгә төшерәбез: 21 сентябрьдә Красноярск краеның Красная Сопка авылында бер гаиләдә 4 бала агуланып үлгән. Алар дүшәмбе – 30 сентябрьдә җирләнәчәк. Балаларның әти-әнисе исән калган.

Прокуратура хезмәткәрләре коточкыч хәлгә дучар булган гаиләнең өендә ачык төстәге порошоксыман матдә һәм мөгезле эре терлек өчен антибиотик тапкан. Соңыннан фаҗига булган көнне йортта чебеннәрне агулау өчен дихлофос сиптерелгәне ачыкланган. Йорттагы азык-төлектә агулы матдәләрнең булу-булмавын тикшерү дәвам итә.
 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев