Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

4-6 сентябр көннәрендә Казаннын Универсиада авылы үзәгенең «Буревестник» стадионында, «Мәктәп футбол лигасы»ның финал уеннары булып узды

***

- Биредә үз районнарында җинү яулаган командалар чыгыш ясады. Районыбызның 2008-2009 елларда туган кызлар командалары арасыннан, Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе чыгыш ясады. Командалар шактый күп, көчле булуына карамастан, 3нче гимназия командасы турнирның көмеш медаленә лаек булды. Команда өчен чыгыш ясадылар: Хакимова Рената, Иванова Анна, Корнеева Екатерина, Шакирова Азалия, Архипова Аделина, Шигабетдинова Камилә. Команданың тренеры: Җиhанов Айнур Әнәс улы. Турнирда үз яшьтәшләре арасыннан «ин яхшы уенчы» дигән исемне, Корнеева Екатерина яулады, - дип сөйли 3 гимназиясенең физкультура дәресе укытучысы Айнур Җиһанов.

Киләчәктә дә уңышлар, җиңүләр теләп калабыз, афәрин!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев