3нче спорт мәктәбе егетләре сынатмый
14 ноябрьдә Казан шәһәре беренчелегенә уздырылган футбол нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр узган.
2011 елгы яшүсмерләр арасында, тренер Дмитрий Кондратьев җитәкчелегендәге 3нче спорт мәктәбе командасы, Рубин һәм Казанның Вахитов районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кебек танылган командаларга гына калышып, өченче урынны алды. Бу тренерның һәм егетләрнең тырышлык нәтиҗәсе, чөнки лаеклы бүләкне алу өчен яшь футболчылар 18 матч уздырган, шуларның 12сен алар откан, 2 матч нәтиҗәсе тигез булган.
3нче мәктәп командасы уенчысы Шакиров Әмир турнирның иң яхшы бомбардиры дип табылды, барлык матчларда Әмир көндәшләре капкасына 19 туп кертте.

Хәзер егетләр Татарстан Республикасының Кышкы беренчелегендә катнашырга әзерләнә, беренче матчны алар инде 20 ноябрьдә уйнаячак. Яшь спортчыларга яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев