Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

31 яшьлек ханымга медицина ярдәме кирәк булган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1191 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 670е – шәһәрдән, 521е районнан булган.

389 кешене госпитализацияләгәннәр: 303е – шәһәрдән, 86сы – районнан.
Комаров урамында билгесез кешеләр кыйнаган 31 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Медиклар Королев урамында билгесез кешеләр кулыннан зыян күргән, ияк сөяге сынган 27 яшьлек исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәткән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Комаров урамында баш мие селкенгән һәм җәрәхәтләнгән 57 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәм күрсәткән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев