Яшел Үзән полицейскийлары алкогольле продукция белән сату итү сферасындагы кагыйдә бозучылар белән көрәшне дәвам итә.
Бу өлкәдәге кагыйдә бозулар, махсус оештырылган рейдлар һәм шулай ук гражданнардан килгән шикаятьләр нигезендә Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор берлегендә ачыклана. Моннан тыш, андый кырын эшләрне көндәлек эш вакытында полиция хезмәткәрләре дә ачыклый. Шулай итеп, ел башыннан сәүдә, автотранспорт, склад һәм гараж кооператив объектларында 570 тикшерү уздырылды. Бу вакытта 30 көмешкә ясау һәм сату факты, 32 алкогольле эчемлекләрне данәләп сату кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Барлыгы 3000 литр спиртлы продукция гамәлдән алынган. Бер яшел үзәнлегә каршы, кеше сәламәтлегенә зыян китерүче продукция саткан өчен, РФ Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 50 яшьлек ир-ат суд тарафыннан 200 сәгатьлек мәҗбүри хезмәткә тартылган.
Полиция хезмәткәрләре, алкогольле продукцияне сату әйләнеше өлкәсендәге барлык кагыйдә бозулар турында Россиянең Яшел Үзән районындагы эчке эшләр бүлегенә 02, 112 телефоннарына шалтыратуыгызны яки эчке эшләр бүлегенең рәсми сайтындагы Интернет кабул итү бүлегенә язуыгызны үтенә.
Лилиана Куликова.
Нет комментариев