Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

29.01 – 04.02 атнасына фаразлар

Йолдызлар ни сөйли?

Кучкар.
Кемнеңдер сезнең белән бик тә очрашасы килә. Бу романтик кызыксыну түгелдер мөгаен, ә һөнәри эшчәнлегегез белән бәйле мәсьәләдер. Ярдәм сорасалар, баш тартмаска тырышыгыз.

Үгезбозау.
Кыенлыклар килеп чыкса, урап узу яки йомшак итеп чишү юлларын эзләмәгез, сезнең өчен турыдан юл ярып эш итү вакыты җитте. Киртәләрне үҗәтлегегез һәм көчегез хисабына юк итегез. Нәрсәгә тотынсагыз да, уңышлы килеп чыгар.

Игезәкләр.
Үз эшегезнең остасы булырга ярдәм итүче һөнәри алым һәм серләрегезне кемгә дә булса аңлатырга ашыкмагыз. Һәр нәрсәнең үз бәясе бар. Тәҗрибәгездән үзенә файда алучы сезне ничек тә булса бүләкләргә тиеш.

Кысла.
Бу атнада игътибар үзәгендә булырсыз. Фикерегезгә колак салыр­лар, мактарлар, төрле тәкъдимнәр ясарлар. Тыйнаклыгыгызны читкә куеп, ачылган мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышыгыз.

Арыслан.
31 гынварда сезнең йолдызлыкта ай тотылачак. Шул вакытка мөһим бернәрсә дә планлаштыр­магыз. Игътибарыгызны вак-төяккә юнәлтегез – бернигә карамый уңышка ирешерсез.

Кыз. Кешеләр белән аралашканда, бәхәсләшкәндә үз сүзегездә нык торырсыз. Шуңа күрә, вак-төяккә көчегезне әрәм итмичә, чынлап та мөһим һәм җаваплы мәсьәләләрне үзәккә алыгыз.

Үлчәү.
езне бу атнада мистикага тартыр. Кемнеңдер астрология һәм күрәзә ярдәмендә киләчәгенә күз саласы килер. Кайберәүләр үзендә шундый сәләт барлыгын ачык­лар.

Чаян.
Музыка сәнгатенә аеруча игътибар бирегез. Бу җиде көндә музыка сезнең өчен релаксация, киңәш һәм күңелегезне күтәрү чарасы булыр. Яраткан көйләрегезне тыңлагыз, уйный белгән музыка коралын кулыгызга алыгыз.

Укчы.
Катлаулы һәм озакка сузылырлык проектларда катнашырга курыкмагыз. Хәзер сезнең барысын да тиз, сыйфатлы һәм артык авыр­лыкларсыз гына башкарып чыгу мөмкинлеге бар. Көчегез бар һәм аны кулланырга кирәк.

Кәҗәмөгез.
Бу атнада сезгә юмор хисегез барлыгын искә төшерергә кирәк. Авыр­лыкларга ирония белән карагыз, күбрәк шаярыгыз, үзегездә оптимистларча рух булдырыгыз. Бу вакыйгаларга позитив юнәлеш бирергә ярдәм итәр.

Сукояр.
31.01. Меркурий Сукояр йолдызлыгына күчә. Шуңа игътибарыгыз­ны кешеләр белән аралашуга юнәлтегез. Сораулар туса – киңәш, үзегез хәл итә алмаган мәсьәләләрдә – ярдәм сорагыз. Кем дә булса ярдәм сораса – баш тартмагыз.

Балык.
Ышанычлы кешеләрнең фикерләренә колак салыгыз. Кайбер очракларда хәлне дөрес бәяли алмаячаксыз, уңай һәм тискәре якларын үлчәгез. Вакыйгалар үсешен дөрес аңл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев