29 июль – 4 августта янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 8е ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.
Привокзальная урамындагы предприятиенең фанер корпусында технологик җиһазның төзексезлегеннән янгын чыккан. Нәтиҗәдә 1 квадрат метрга зыян килгән.
Васильевоның Ленин урамындагы авария йортындагы икенче катта билгесез кешеләр гаебе белән чүп-чарга ут капкан.
«Щурячий» бакчачылык җәмгыятендәге 466нчы бакча өендә мунчада мичтән янгын чыгып, ике бакча өе янып беткән. Тагын 4 өйгә өлешчә зыян килгән.
Яшел Үзәннең Зеленая урамындагы йортның бер бүлмәсендә янгын электр җиһазыннан чыккан. Бүлмәнең 3 квадрат метрына зыян салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев