Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

28нче гимназиядә балалар агуланган

Казанның 28нче гимназиясендә балалар агуланган

Бу мәгълүматны ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Агулану турында беренче хәбәр Телеграм каналларының берсендә пәйда булды.

Бер укучының әнисе хәбәр иткәнчә, балаларны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Казанның мәгариф идарәсе әлеге хәл турында хәбәрдар. Хәзерге вакытта анализ нәтиҗәләре көтелә. Эчке тикшерү башланган.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, прокуратура мәктәп укучыларының күпләп агулануы турындагы мәгълүмат буенча тикшерү оештырган.

"Профильле белгечләр катнашындагы күзәтчелек ведомствосы вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук мәгариф учреждениесендә санитар нормаларның үтәлешен тикшерәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», – дип сөйләде Руслан Галиев.

Чыганак: region116_dtp_official_bot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев