28 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Зөя утрау-шәһәрчеге тарих музее залында «Капшап тоемлау дөньясы
Зөя сукырлар мәктәбенең 90 еллыгына» («Мир на ощуп. К 90-летию Свияжской школы слепых») күргәзмәсе ачылачак.
1932-1968 елларда Зөядә республикада сукырлар өчен бердәнбер мәктәп эшли.
Экспозициядә Зөя интернат-мәктәбе тормышы белән бәйле фотосурәтләр һәм документлар, сукырлар өчен уку әсбаплары һәм китаплар, XIX-XX гасыр тифлопедагогикасының төрле аспектларына багышланган басмалар, шул исәптән Брайль шрифты белән басмалар тәкъдим ителәчәк.
Махсус күргәзмә өчен 3-D рельефлы карта һәм Зөя утравы тавыш портреты булдырылган. Кунаклар интернат-мәктәп укучыларының Зөя шәһәрчеген ничек тойганнарын, аларны нинди тавышлар чолгап алганын күз алдына китерә алачак.
#Татарстан #Культура #Свияжск
Рәсми Яшел Үзән төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев